MaxGate © 2026 Все права защищены. MaxGate не является официальным ресурсом мессенджера MAX и никак не связан с ООО «МАХ». Все торговые марки и логотипы принадлежат их законным владельцам.
Чулман — канал в MAX и Telegram | MaxGate
Назад в каталогЧулман Информационный канал
Информационный канал
Статистика канала Число подписчиков MAX Telegram
Последние посты 18 сентября в 06:00 Фото: 1
САЙЛАУЛАР: бүләкләр уйнатыла
📸 Бүген РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларның беренче көне. Анда катнашу – һәрберебезнең Ватан алдындагы гражданлык бурычы. Икенчедән, бу кыйммәтле бүләк оту мөмкинлеге дә.
📸 Исегезгә төшерәбез: сайлаулар көннәрендә #ВсейсемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотографияләр бәйгесе уздырыла.
Бүләкләр саллы:
3 автомобиль һәм
33 смартфон.
🚗 📱 Конкурста катнашу шартлары:
🔹 Тавыш биргәннән соң махсус беләзек алырга.
🔹 Сайлау участогы урнашкан бинаның тышкы фонында гаилә белән фотога төшәргә (ким дигәндә, 1 беләзек күренергә тиеш).
🔹 Фотосурәттә икедән дә ким кеше булырга тиеш түгел – гаилә әгъзалары, дуслар, хезмәттәшләр (18 яшьтән өлкәнрәк).
🔹 Фотода сайлау участогы урнашкан бинага керү ишеге (язу, баннер, плакат) күренергә тиеш.
🔹 Фотоны 18 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 20 сентябрьнең 20.00 сәгатенә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы, #ТатарстанАлга хештеглары белән ВКонтактедагы шәхси биткә урнаштырырга (катнашучының ВКонтакте аккаунты фотоконкурс дәвамында ачык булырга, һәм ул 18 яшькә җиткән кешенеке булырга тиеш).
♦Моннан тыш, Түбән Камада да бүләкләр уйнатылачак. КАМА TYRES шина комплексы өч комплект бүләк белән катнаша.
Бәйгедә катнашу өчен:
1. «Всей семьей на выборы» республика бәйгесе шартларын үтәргә.
2. «Нижнекамск» группасына язылырга.
3. Бәйгедә катнашуыгызны расларга: шул пост астында, тавыш бирүегез турында комментарий калдырырга (1 катнашучы – 1 комментарий).
🤳🏽 Призлар уйнату.
Бүләкләр «Нижнекамск» группасында 18, 19, 20 сентябрьдә 14.30 -15.00 һәм 20.30-21.00 сәгатьтә туры эфирда уйнатылачак.
Җиңүчеләр рандомайзер ярдәмендә билгеләнә.
Фотоконкурста катнашу шартлары белән тулырак https://vk.com/tatarstanalga марафон бергәлегендә танышырга мөмкин.
Сайла, катнаш һәм
бүләк от!
Другие каналы в категории «Новости и СМИ» О канале «Чулман» «Чулман» - канал из категории «Новости и СМИ», подключенный к сервису кросспостинга MaxGate. Публикации канала синхронизируются между Telegram и мессенджером MAX, а на этой странице собраны ссылки на обе версии канала.
Сейчас у канала 431 подписчик суммарно в Telegram и MAX. За последние 30 дней в истории MaxGate учтено 110 публикаций, поэтому перед подпиской можно оценить не только размер аудитории, но и регулярность обновлений.
Чтобы подписаться, используйте кнопки «Открыть в MAX» и «Открыть в Telegram» в верхней части страницы. У отдельных постов ссылка может быть доступна в обоих мессенджерах или только в одном из них, если MaxGate получил такой URL из истории обработки.
20.08 MAX: 413 Telegram: 27 Всего: 440
21.08 MAX: 410 Telegram: 27 Всего: 437
22.08 MAX: 411 Telegram: 27 Всего: 438
23.08 MAX: 411 Telegram: 27 Всего: 438
24.08 MAX: 410 Telegram: 27 Всего: 437
25.08 MAX: 410 Telegram: 27 Всего: 437
26.08 MAX: 409 Telegram: 27 Всего: 436
27.08 MAX: 409 Telegram: 27 Всего: 436
28.08 MAX: 411 Telegram: 27 Всего: 438
29.08 MAX: 414 Telegram: 27 Всего: 441
30.08 MAX: 413 Telegram: 27 Всего: 440
31.08 MAX: 414 Telegram: 27 Всего: 441
01.09 MAX: 412 Telegram: 27 Всего: 439
02.09 MAX: 413 Telegram: 27 Всего: 440
03.09 MAX: 412 Telegram: 27 Всего: 439
04.09 MAX: 410 Telegram: 27 Всего: 437
05.09 MAX: 410 Telegram: 27 Всего: 437
06.09 MAX: 410 Telegram: 27 Всего: 437
07.09 MAX: 411 Telegram: 27 Всего: 438
08.09 MAX: 411 Telegram: 27 Всего: 438
09.09 MAX: 408 Telegram: 28 Всего: 436
10.09 MAX: 407 Telegram: 28 Всего: 435
11.09 MAX: 407 Telegram: 28 Всего: 435
12.09 MAX: 406 Telegram: 28 Всего: 434
13.09 MAX: 407 Telegram: 28 Всего: 435
14.09 MAX: 405 Telegram: 27 Всего: 432
15.09 MAX: 405 Telegram: 27 Всего: 432
16.09 MAX: 405 Telegram: 27 Всего: 432
17.09 MAX: 404 Telegram: 27 Всего: 431
18.09 MAX: 404 Telegram: 27 Всего: 431
20.08 23.08 26.08 29.08 01.09 04.09 07.09 10.09 13.09 16.09 18.09
Число постов 4
2
0
14.09: 4 поста 15.09: 3 поста 16.09: 4 поста 17.09: 3 поста 18.09: 2 поста
14.09 15.09 16.09 17.09 18.09
18 сентября в 03:16 Фото: 1
Җомга белән!
«Һәр кешенең кояшы бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә генә кирәк». (Сократ)
🌞 Кеше "кояш"ы: һәркем нинди дә булса бер табигый сәләт, талантка ия; ул — аның эчке дөньясы, кичерешләре. Кешегә ачылырга, аны күрергә, "кояш"ына яктыртырга мөмкинлек бирергә, ярдәм итәргә кирәк.
Бер-беребезгә карата игътибарлы, ихтирамлы булыйк!
17 сентября в 12:01 Фото: 8
ЮБИЛЕЙ: Әнвәр Вахитовка – 75!
🎉 Гомеренең 44 елын шина комплексына багышлаган хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган химигы, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесе иясе, фәннәр кандидаты Әнвәр Вахитовка бүген – 17 сентябрьдә 75 яшь тулды. Мөхтәрәм юбилярны “Татшина” җәмгыяте генераль директоры Игорь Прокопьев һәм профком рәисе Михаил Кузнецов котлады.
🛞 Вахитовлар гаиләсе Түбән Камага 1971 елда Чистайдан күченә. Әнвәр хезмәт биографиясен тимер кыручы өйрәнчеге сыйфатында башлый. Югары белем ала.
1975 елда йөк шиналары заводының технологик агым системалары цехына мастер булып эшкә урнаша. Берничә елдан ул – цех начальнигы урынбасары, аннан вулканлаштыру цехы начальнигы, предприятиенең баш инженеры, завод директоры. 2007 елда тоташ металл кордлы шиналар заводы төзелә башлый, аны җитәкче итеп билгелиләр. 2014-2017 елларда “Татнефть-Нефтехим” идарәче компаниясе” җәмгыяте директоры вазыйфаларын башкара. Лаеклы ялга чыккач ике ел Компаниянең нефть химиясе комплексын үстерү үзәген җитәкли.
Аның инициативасы белән шиналарны яңарту буенча «КаМаРетрэд» предприятиесе сафка баса.
🤝 Әнвәр Фасыйховичка хас сыйфатларның берсе – сабырлык. Хезмәттәшләре аны кешелекле, гадел, алга карап эш йөртүче җитәкче буларак искә ала, аның эш алымнарын, киңәшләрен бүген дә кулланалар.
🎉 КАМА TYRES хезмәт коллективы исеменнән, Әнвәр Фасыйховичны юбилее белән котлап, бәрәкәтле гомер, сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр эшенең уң булуын телибез!
17 сентября в 09:00 Фото: 1
САЙЛАУЛАР: иң мөһиме – иминлек
18, 19 һәм 20 сентябрь, Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү көннәрендә, Татарстанда куркынычсызлыкка аерым игътибар биреләчәк. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ракета куркынычы яки БПЛА һөҗүме янаган очракта гамәлдә булачак эш тәртибе турында хәбәр итте.
🔹 Куркыныч иртәнге сәгатьләрдә барлыкка килсә, участоклар «Отбой воздушной тревоги» командасы игълан ителгәнче ачылмаячак.
🔹 Куркыныч көн дәвамында булса, тавыш бирү туктатыла. Комиссия рәисләре сайлучыларны куркынычсыз урыннарга (яшеренү урыннары, җир асты корылмаларына) озата, ә тавыш бирү урыннары ябыла.
🔹 Эшне яңадан башлау: участоклар куркыныч бетүе турында рәсми хәбәр алгач кына сайлаучыларны кабул итә башлый.
❗Иң мөһиме – тынычлык һәм тәртип.
Паникага юл куймаска, сайлау комиссияләре хезмәткәрләре, хокук саклау органнары һәм участокта кизү торган Росгвардия күрсәтмәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Үзегезне саклагыз һәм уяу булыгыз!
Радар ПЛЮС • БПЛА • Мониторинг обстановки 24/7 490 715 подписчиков